top of page

"Туган телем — татар  теле"

Туган телем — татар теле,

Торган җирем — Болгар  иле.

Мең яшәгән тарихы бар,

Юк ителмәс чорлар җиле...

 

Миңзифа Әхмәтшина

     Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган. Шигырьләр, хикәяләр, үзенең шигырьләренә көйләр яза.

  Ул  - “Мәхәббәт дастаны”, “Күңелем канаты”, “Сары яулык”, “Табылдык”, " И, хатын кыз" китаплары авторы. 

  Бүгенге көндә   Әлмәт дәүләт нефть институтының студентларның ял һәм сәләмәтләндерү  үзәгендә «Әдәби кунакханә», шул ук вакытта  Әлмәт язучылар оешмасы каршында оешкан С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәләре җитәкчесе.

   Рафаил Төхвәтуллин (2010)  һәм Саҗидә Сөләйманова (2013) исемендәге әдәби бүләкләр иясе.

     1985-1990 елларда Югары Совет депутаты булып сайлана. 

     Егерме елдан артык авыл хуҗалыгында эшли.

     Егерме ел мәдәният өлкәсендә хезмәт итә.Үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы.

   2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт язучылар бүлегенең бюро әгъзасы.

 

Миңзифа Хәйретдин кызы

- 1955 елның 10 июнендә туган

- әни, дәү әни, язучы, шагыйрә, көйләр язучы.

 

bottom of page